Гаилә – күп милләтле дәүләтебезнең нигезе, ышанычлы тылы һәм таянычы.
Нияз ИбраевҮргеТирмә мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Азамат Фатих улы һәм Гүзәл Рафаэль кызы гаиләсендә туган,ә Алеся Калмаш авылының иң сылу кызларының берсе,күп балалы Ибрагимов Әлфрит Әхнәф улы белән Любовь Борис кызының гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән.
Яшьләр икесе ике авылда тусаларда тормышка карашлары бер .
«2011 елның 29июлендә Ибраевлар гаиләсенә килен булып төштем. Тормыш иптәшем Нияз белән гаилә төзеп яши башлаганыбызга быел13 ел була. Мин өч бала әнисе. Ике улыбыз,бер кызыбыз бар. Малаймы –кызмы аерма юк, һәркайсы газиз, һәрберсенең дөньяга килүе зур шатлык. Иң мөһиме – исән-сау гына булсыннар, – ди Алеся.
– Ирегез Нияз та күп балага шатмы?
– Сөенеп туя алмый, балаларны бик ярата. Һәр бала үз ризыгы белән туа, саулык булсын, һәммәсен аякка бастырырбыз, ди. Әлегә балаларыбыз мәктәптә белем алалар. Бертуган булсаларда, алар бер-берсенә охшамаган, холыклары да төрле. Ләкин һәрберсе изге күңелле һәм ярдәмчелләр.
Тырыш, хезмәт сөючән егет, тормыш иртәше Нияз авылда югалып калмый, катлаулы тормышта үз урынын табып, үз эшен – кәсебен булдырып, матур итеп яши, гаиләсен бөтен яктан да тәэмин итә. Күп балалы гаилә тормыш авырлыкларына бер дә зарланмый. Алар хәләл малны тир түгеп табып, булганына шөкер кылып, барлыкта-муллыкта яшиләр. Гаилә корып җибәргәннән соң, Калмаш авылында әти-әниләре булышлыгы белән зур йорт төзеп керделәр,хәзер матур, тату тормыш итәләр.
– Әти(кайнанам)белән әни(кайнатам) да бик тырыш, акыллы кешеләр булды, – дип сүзне дәвам итте Алеся. – Гаиләләрендә малайлар гына үстергәнгәдерме,мине үз кызлары кебек кабул иттеләр,
рәхмәтем зур аларга.Безне , актив булыгыз,төрле бәйрәмнәрдә катнашыгыз диеп ,гел генә әйтеп тора әни.Шуңада, иптәшем Нияз белән, Яңа ел бәйрәмендә Кыш бабай һәм Карсылу булып та уйнадык.Быел инде Калмаш авыл мәдәният йорты мөдире Уразметов Альберт Фәнил улы Илфак Шигаповның ,,Соңгы тапкыр» дигән спектаклендә төп рольне миңә башкарырга тәкьдим иткәч ,риза булдым.Минем белән энеләрем Владлен, Марсель һәм аның тормыш иптәше Гөлнур да спектакльдә катнаштылар.Гаилә елында без шулай бердәм булып, сәхнә серләренә дә төшендек.»
«Әнкәем Любовь Борис кызы минем өчен бик зур терәк . Балаларны тәрбияләргә дә, йорт эшләрендә дә булыша. Әнкәем Каветка авылында унике балалы гаиләдә туып үсеп,Калмаш авылына Әхнәф картатай белән Асия нәнәйнең җиде балалы гаиләсенә килен булып төшкән. Күп балалы гаилә -тату гаилә диләр бит.Безне дә сигез баланы үстереп, зур тормыш юлына чыгардылар әткәем бәлән әнкәем.Хәзәр оныкларын карашырга ярдәм кулы сузып торалар.Ә оныкларга бай безнең зур гаиләбез -унике баланың җидесе малай,бишесе кыз.
Әнкәебез яшьтән үк мал табибы булырга хыялланган һәм менә 1982елдан алып ,хаклы ялга чыкканчы колхозда ветеренария табибы булып эшләде,аның эшен хәзер энем Владлен дәвам итә.
Әткәебез,Руслан,Вадим,Олег энеләрем бүгенге көндә»БАИ»җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә механизатор булып эшлиләр.Марсель Ярми авыл советы биләмәсендә тракторчы булып эшли .Озакламый әткәйнең күркәм юбилее җитә- 60 яше тула,аның шофер- механизатор булып эшләгәненә кырык ике елдан да артып китте.»
«Авылымны мин бик яратам, шуңа күрә читтә яшәүне күз алдына да китермим. Бүген авылыбызда гөрләтеп дөнья көтәр, гаилә корып, балалар үстерер өчен барлык шартлар да бар: авылда үзәкләштерелгән су,газ үткән, урамнар яктыртылган,юлларга гына әзерәк ремонт кирәк.Күңелле ял итү өчен мәдәният йорты,китапханә эшли.Балаларга укырга капиталь ремонт үткән мәктәп,балалар бакчасы бар.
Иң яраткан шөгелләрем – чәчкәләр үстерү,кош корт үрчетү: инкубатор белән чебеш,индоүрдәк,күркә чыгарам » – ди Алеся.
Бала кечкенәдән әнисенең аш бүлмәсендә кайнаганын, гөлләр, чәчәкләр үстерүен, әтисенең нәрсә дә булса төзәтүен, бергәләп кич утырып телевизор карауларын, бер-берсенә җылы карашларын күреп үсәргә тиеш. Йорт эшләрендә булышып, әби-бабасына ярдәм итеп үскән бала гамьсез, ваемсыз булмый. Ул җаваплылык хисен тоярга өйрәнә, юкны бушка аударып йөрергә вакыты калмый.
Әни буларак, Алеся өйдә җылы һәм чиста булсын өчен барлык тырышлыгын куя. Зур йорт хуҗабикәсе, күп бала анасы булса да, һич тә арыганлык-йончыганлык сизелми, аның сөйләшүеннән дә шатлык бөркелеп тора.
«Барлык эшләрне ирем, балалар белән бергә башкарабыз. Энекәшләребез дә ярдәм итеп торалар.Зур хуҗалыкта эш күп булса да, бергәләп аралашырга да, ял итәргә дә вакытыбыз кала. Балалар мәктәптә,китапханәдә уздырылган барлык чараларда да актив катнашалар.»Балалар күзлегеннән җиһан»(Космос глазами детей) «дигән рәсем конкурсында катнашып Дарина кызым беренче урынны алды.
Без һәрвакыт бергә җыелышып бәйрәмнәрне ,туган көннәрне,юбилейларны уздырырга тырышабыз. Бик күңелле була.
Күп балалы гаилә булырбыз дип, уйламаган да идем, ләкин мин Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтле, миңа шундый бүләк бирүенә. Күп балалы булу авыр түгел, рәхәт кенә. Ишле гаиләдә балаларның хезмәт сөючән, бер-берсенә ярдәмчел, тәртипле булып үсүләре күптән сыналган».
Ибраевларда да ул шулай. Әйе, бала өчен бәхет ул – гаиләдә сабыр әни булу гына түгел, бәлки акыллы әти булу да. Янәшәләрендә көчле рухлы, кешелекле һәм сөйкемле әтиләре булганда, балалар үзләрен бәхетле тоялар.
Нияз белән Алеся бер-берсен сайлап яңлышмаганнар, гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын.
Авыл җирендә төп таяныч үз көчеңә генә, тырышкан кеше барын да булдыра. Ә бу гаилә бар яктан да уңган.
Дөньяларыбыз тыныч булып, бер-берегезне саклап, хөрмәтләп, гаилә кыйммәтләрен саклап яшәргә насыйп булсын сезгә Ибраевлар.