Сабантуй бәйрәме

Сабантуй бәйрәме татар халкының иң олы һәм көтеп алган изге, хезмәт һәм дуслык бәйрәме.
Калмаш урта белем бирү мәктәбенең спорт мәйданында ,беренче июнь көнне, балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды.Сабантуй бүләксез булмый, шуның өчен мәктәп балалары Уразметова Айсылу,Фатхуллина Милена,Войцех Ангелина һәм Калмаш авыл китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Уразметов Альберт Фәнил улы,Байкова Клара Загидулла кызы,Хусниярова Рәзифә Әнәс кызы авыл халкыннан бүләккә сөлге,яулык,кулъяулык,
йомырка һәм акчалата бүләкләр җыйдылар.АеручаГайсина Роза Файзраман кызы белән Салават Сәйделислам улы, Карачурина Венера Мәсгут кызы,Карачурина Раушания Зөфәр кызы,Карачурина Эльвира Раил кызы,Байкова Гөлчәчәк Фаил кызы,Аминева Галия апа,Карачурин Кашфулла абыйлар бүләкләрне мул әзерләгәннәр.Байкова Әлифә Рәис кызы һәм Байкова Азалия(Байков Альбертның Филүс улының тормыш иптәше), Мазитова(Уразметова)Лилия Фарит кызы 1000сум акчалата биргәч балаларга таратырга туңдырма алырга булдык .Шулай ук Ибрагимова Гадилә Мирваиз кызы,Байкова Асия Афтях кызы,Юмадилова Алина гаиләләре дә акчалата ярдәм иттеләр.Авыл халкына зур итеп рәхмәтебезне белдерәбез.
Бәйрәмебезгә Ярми авыл биләмәсе башлыгы Исмагилов Ханур Шагинур улы,Калмаш урта мәктәбе директоры Байков Ринат Абубәкер улы,Карачурина Венера Мәсгут кызы килделәр.Аларны икмәк -тоз,беленнәр белән милли киемнәрдә Ибраева Алеся Әлфрит кызы,Вострикова Ильмира Флюр кызы,Хусниярова Рәзифә Әнәс кызы,клоун киемендә Байкова Клара Загидулла кызы каршы алдылар.Кунаклар милли киемнәр,китап,милли аш-су күргәзмәләрен карап чыктылар.
Сабантуй бәйрәме Рәсәй Федерациясе һәм Башкортостан Республикасының гимннары белән башланды. Бәйрәмне ачып җибәрү өчен Альберт Фәнил улы Уразметов Ярми авыл биләмәсе башлыгы Ханур Шагинур улы Исмагиловка һәм мәктәп директоры Байков Ринат Әбүбәкер улына сүз бирде.Котлаулардан соң татар милли уеннары башланды.»Атта» ярышу,йомырка салган кашык белән йөгерү,аркан тарту,көянтә белән су ташу, капчык киеп йөгерү,табак, чаңгы киеп узышу, палка белән көч сынашу,чүлмәк вату,катыктан тәңкә эзләү .Уеннарга чират торып уйнады балалар, чөнки шулкадәр кызык иде.Хаттә балаларга кушылып олылар да битараф калмадылар Әниле- кызлы Уразметова Тәскирә Р. ,кызы Лилия белән көянтә белән су ташуда ярышып алдылар.Тәскирә апага афарин, кызы белән бер тизлектә килде.Катыктан тәңкә табу иң кызык уеннарның берсе булгандыр.Чөнки тәңкәне катык эченнән табырга бик рәхәт түгел.Балалар чират торып тәңкә эзләгәндә,ярты чүлмәк катыкны эчеп тә беттеләр.
Мәктәп укытучылары :Хамзин Шамил Фәнис улы, Крымов Илдус Әхмәт улы,КрымоваСөмбелӘнвәр кызы уеннар барышында судьялар булдылар.Ә баш судья Байков Ринат Әбүбәкер улы булды.
Ахмадеев Камил бәйрәмне музыкаль яктан бизәде.Сабан туен тагын да ямьләндереп, дәртле татар халык бию көйләрен уйнатып кына торды. Барысыда рәхәтләнеп күңел ачтылар.Безнең исәп буенча бәйрәмдә балалар һәм ата-аналар, кунаклар белән бергә 100 дән артык кеше катнашты!
Ә инде уеннар тәмамлануга өстәлдә туңдырма , тәмле беленнәр белән җиләк- җимештән кайнатылган компот көтә иде.Беленнәрне Карачурина В.М,Байкова К.З, Карачурина З.М. пешерде,ә компотны Уразметова Э.Т. кайнатты.Аерым рәхмәтебезне үз теләге белән балалар уеннарында ярдәм иткән өчен Муслимов Айдар Мөнир улына җиткерәбез.
Район үзәгеннән дә автолавка да тәмле өчпочмак,бәлешләр ,туңдырма алып килгән иде,балалар чират торып алып та беткәннәр.
Безнен балалар буыннан -буынга күчеп килгән милли гореф -гадәтләрнең,,йолаларның югалып бару чорында яшиләр.Бүгенге бәйрәмнән соң җырларда , биюләрдә, уеннарда сакланып килгән йолалар киләчәк буыннарда да кабатланыр, сакланыр, онытылмас диеп ышынып калабыз.
Сабантуймы, Сабантуй –
Уеннар туе бит ул,
Тәм-томнар сые бит ул,
Җиңүләр уе бит ул.
Чаптар өстендә чабып,
Катыктан тәңкә табып,
Колга башына менеп,
Узышлыга йөгереп
Һәм татарча көрәшеп,
Аркан белән сөйрәшеп,
Ватмый йомырка ташып,
Тапкырлыкта сынашып
Җиңсәң әгәр,Сабантуй –
Эчкә шатлык сыймас туй